21 октябрь көнне Чаллы шәһәрендә “Чаллы икмәге” кибете территориясендә өч колбаса ризыгы үрнәгенә кулланучылар дегустациясе булып узды. Дегустация Кунгур ит комбинатында «Село Зеленое» дигән сәүдә маркасы белән җитештерелә торган колбаса ризыкларының сыйфатын бәяләү максатыннан үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре исә мониторинг һәм кулланучылар арасында сорашып-белешү уздырды. Сорашып-белешүдә 50дән артыграк респондент катнашты.
Ит ризыклары, бик тә мөһим аксым чыганагы буларак, халыкның куллану кәрҗинендә аерым бер урынны биләп тора. Татарстан Республикасында ит һәм ит ризыкларын еллык куллану күләме җан башына чама белән 65-70 кг тәшкил итә. Шул ук вакытта ит продукциясен куллануда шактый ук зур өлеш – ит ризыкларын куллануның гомуми структурасында 45%ы колбаса ризыкларына туры килә. Ит ризыкларының итне кысрыклавы җәмгыятебездәге социаль вәзгыятьнең үзгәрүенә бәйле: гражданнарыбызның буш вакыты кимү тенденциясенең күзәтелүе сәбәпле озак әзерләүне таләп иткән продукциягә ихтыяҗ кимегәнлектән, җитештерүчеләр колбаса ризыклары базарын үстерүне хуп күрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан үткәрелгән анкета чарасы нәтиҗәләреннән күренгәчә, сорашып-белешүдә катнашучыларның 65%ы чамасы колбаса ризыкларына мөкиббән. Респондентларның 55%ы бу продукцияне атнага бер тапкыр сатып ала. Колбасага мөкиббән китүчеләрнең 25%ы – пешерелгәненә, 20%ы – сосика һәм сарделькаларга, 30%ы – чи килеш ысланганына, 10ар проценты – пешереп ысланган һәм ярымысланганына өстенлек бирә. Пешерелгән колбасалар арасыннан иң күп сатып алына торганнары – "Докторская", "Молочная". Ә инде ярымысланганнары арасыннан – "Краковская", "Сервелат".
Сорашын-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, яшенә бәйсез рәвештә, кулланучыларның колбаса ризыкларын сайлап алуда төп критерийләр – продукциянең сыйфаты һәм бәясе (сорашып белешүдә катнашучыларның 43%ы һәм 33%ы әнә шулай дип җавап бирде). Тәме һәм маркасы, җитештерүчесенең танылган булуы кебек критерийләр дә мөһим – респондентларның 11% һәм 8%ының нәкъ менә шулардан чыгып колбаса ризыгын сайлауны хуп күрүләре аңлашылды.
Гомумән алганда, кулланучыларыбызның исемнәре танылган җитештерүчеләрнең колбаса ризыкларын сатып алырга тырышулары билгеләнде.