«Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага үткәрелеп килүче республика олимпиадасының ике турына йомгак ясалды. Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Чаллы шәһәрләре һәм Актаныш авылы урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән ундүрт укучы өченче турга уңышлы үтте. Хәзерге вакытта 3 нче турда катнашачак егет-кызлар белән индивидуаль эш алып барыла. Бүген Актаныш авылыннан ике конкурсант, олимпиадага ныграк әзерләнү өчен, үзләре үк Чаллы территориаль органына килде. Болар – игезәк малайлар Данир һәм Дамир Нуртдиновлар.
Әйтергә кирәк, октябрьнең соңгы атнасында белгечләребез конкурсның өченче этабына чыккан һәр укучы белән индивидуаль күчмә дәресләр үткәрде. Дәресләр барышында аларга тест биремнәрен үтәү тәкъдим ителде. Һәр сорау, конкрет хәлләрдән мисал китереп һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон статьяларын аңлатып, бик җентекләп каралды. Дәресләрдә шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча биремнәр тәфсилләп тикшерелде. Шулай итеп, укытучылар балаларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләү һәм өстәмә игътибар таләп иткән сорауларны билгеләү мөмкинлегенә иреште.
Чаллы территориаль органы олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучыларның һәркайсына уңышлар тели!