«Sunrise City» сәүдә үзәгендә профилактика чарасы үткәрдек

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елның 26 октябрендә «Sunrise City» сәүдә үзәгендә җирле эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен профилактика чарасы, консультация өстәле үткәрелде. Анда кулланучылар һәм эшмәкәрләр хокукларын бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм башкасына алыштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Консультация өстәлендә катнашучыларның барлык сорауларына сыйфатлы, төпле, тулы җавап бирү өчен кулланучылар һәм эшмәкәрләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, N 2300-I РФ Законының төп статьялары, шулай ук РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Моннан тыш белгечләр кулланучылар өчен акция үткәрде, «Sunrise City» сәүдә үзәгенә килүчеләрнең һәммәсенә мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International