Инвалидлар җәмгыятендә булып кайттык

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Инвалидларның һәм мобильлеге аз булган халык төркемнәренең, башка гражданнар белән беррәттән, җәмгыять тормышында катнашуы өчен мөһим шарт булып тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы мохит тудыру тора. Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, организмы функцияләренең какшавын исәпкә алып, инвалидлар өчен уңайлы формада төрле чаралар, аңлату эше үткәреп килә.

Сәламәтлекләре мактанырлык булмауга карамастан, үз хезмәтләре белән җәмгыятькә файда китерергә тырышучы кешеләр – Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте – “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” Татарстан Республикасы оешмасының Әлмәт районы иҗтимагый оешмасы бүлеге хезмәткәрләре өчен, кулланучылар буларак, үзләренең законлы мәнфәгатьләрен яклау максатында нинди хокукларга ия булуларын аңлату йөзеннән чара үткәрелде.

Гомумән, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны күчмә кабул итүләр – хезмәт күрсәтү мөмкинлеген арттыру һәм сыйфатын яхшырту ысулларыннан берсе ул. Заманча технологияләр хөкем сөргән бер мәлдә ниндидер сәбәпләр аркасында оешмага үзләре генә килә яки интернет челтәреннән файдалана алмаучы гражданнарыбызны да онытырга ярамый.

Очрашу барышында газеталар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе буклетлары таратылды, шулай ук очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International