Сыра продукциясеннән мәхрүм калган

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елның 25 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү чаралары үткәрү барышында «Державинская пивоварня» дигән сыраны агызып сату кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Лаеш районы, Сокуры ав., Державин ур., 4 й.) җитештерү һәм әйләнештә йөртелүенең легальлеген раслардай озату документларыннан, туры килү декларациясеннән башка гына, ЕГАИСта мәгълүматлар күрсәтмичә генә сыра продукциясен ваклап сату фактын билгеләгән иде. Нәтиҗәдә барлыгы 990 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Менә хәзер ТР арбитраж судының  5 октябрь, 2018 елгы карары нигезендә хосусый эшмәкәр Р.Р.Нагаев, әйләнештән алынган алкогольле продукциясен юкка чыгарып, 30 мең сумлык штраф түләтү рәвешендә административ җәзага тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International