ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында олимпиадага әзерләнү процессы бара. Аның финалы Кама аръягында яшәүче балалар өчен 2018 елның 1 ноябрендә Менделеев шәһәрендә үтәчәк.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада-2018дә катнашучыларны шәһәр үзәгендә урнашкан 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе каршылый.
Бурмистров урамында урнашкан мәктәп Советлар Союзы Герое Вилен Иванович Бурмистров исемен йөртә. Сугышка кадәрге елларда ул 1нче урта мәктәп укучысы булган. 1943 елда Ватанны саклаганда һәлак булган.
Мәктәп янәшәсендә – Советлар Союзы һәм Бөек Ватан Сугышы Геройлары – чыгышы белән Бондюг бистәсеннән (элек Менделеев шулай дип аталган) булган Геройлар аллеясе.
Олимпиада кунакларына шуны хәбәр итәбез: машинаны Сергей Гассар исемендәге Мәдәният йорты янында урнашкан стоянкага (Менделеев ш., Юбилейная ур., 8 й.) куярга була. Шуннан – җәяүлеләр урамы, Дуслык паркы һәм Геройлар аллеясе аша олимпиаданы үткәрү урынына – 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә (Менделеев ш., Бурмистров ур., 17 й.)
Олимпиадада катнашучыларны теркәү 9.00дән 9.30 сәгатькәчә хәл ителә.
Олимпиадада катнашучыларны көтәбез һәм аларга уңышлар телибез!