Улын озатырга җыенган

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 10 октябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Урыссу-Октябрьский автомобиль юлында Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче бер ир-ат “иярләгән” «Лада Калина» машинасын тикшерү өчен туктаткан.

Автомобильне тикшерү барышында шоферның тиешле маркировкасы булмаган, «Водка Родник Сибири» этикеткасы ябыштырылган барлыгы 10 литр күләмендә 20 шешә спиртлы сыекча алып баруы ачыкланган. Хәмер продукциясе, законга каршы килеп,  акциз маркалары белән тамгаланмаса да (димәк, “чыгышы” шикле дигән сүз), автомобиль хуҗасы аны улын армиягә озату мәҗлесен үткәрү өчен  алып кайтып килүен аңлатырга маташкан.

Бөтен хәмер продукциясе хуҗасыннан алынып, тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Биредә продукция хуҗасы – К. дигән гражданинга карата административ тикшерү үткәрелә, ә инде хуҗасыннан алынган хәмер продукциясе үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International