Чирмешән муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 25 октябрендә, алкогольле продукция сатуның барышы турында фикер алышу максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Утырышта башкарма комитетның икътисадый мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары М.Х.Әһлиуллин; башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы С.Н.Кузнецова; район хакимияте башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Р.Г.Шәрифуллин; башкарма комитетның эшләр идарәчесе И.М.Җамалетдинов; район үзәк хастаханәсе баш табибы Л.Ш.Мортазина; авыл җирлекләре башлыклары, Чирмешән РайПо Идарәсе рәисе А.Р.Мортазин; Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные И.Н.Пешков катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Светлана Феликсовна Хуҗиһанова Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының хәмер базарындагы хәлләр турында сөйләп үтте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные Иван Николаевич Пешков республика хокук саклау һәм контрольлек органнарының алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эшчәнлеге һәм берлектә эшләвенең нәтиҗәсе турында  мәгълүматлар җиткерде.  Ул шулай ук 2018 елның 9 аенда алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәшү буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Хакимият башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Гариф улы Шәрифуллин һәм башкарма комитетның эшләр идарәчесе Илнур Минсәгыйт улы Җамалетдинов мобиль төркемнәрнең эш нәтиҗәләре турында мәгълүматлар ирештерде.

Комисия шулай ук “Халык контроле” системасында гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү мәсьәләсен, җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен таныту буенча тәкъдимнәрне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International