Лениногорск шәһәре мини-базарында сыйфат турында әңгәмә булды

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 29 октябрендә, Европа сыйфат атнасын бәйрәм итү алдыннан, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенчча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Лениногорск шәһәренең мини-базары хезмәткәрләре өчен күчмә семинар оештырылды. Күзәтчелек органнары белгечләре сәүдә нокталарында эшләүчеләргә, кулланучыларга, аерым алганда, фәкать сыйфатлы яшелчә, җиләк-җимеш, кондитер әйберләре (шоколад, кәнфит, камыр ризыклары) сату өчен, тиз бозыла торган продуктлар белән эшләү тәртибен аңлатты. Шулай ук агарту эшен үткәрү барышында кулланучылар хокукларын яклау турында законга кагылышлы мәсьәләләр буенча сатып алучыларга консультация бирү оештырылды. Кулланучылар товарлар сатып алганда үзләрен борчыган төп проблемалар (продуктның яраклылык срогы һәм составы, шулай ук товар белешмәлекләренә кагылышлы проблемалар) белән уртаклашты. Сөт ризыклары, сыр һәм башка продуктларны составына карап сатып алу авырга туры килә, чөнки бик вак хәрефләр белән язылганлыктан, укып булмый, дип зарланышты алар.

Әңгәмә барышында кулланучылар сорауларына тулы җаваплар бирелде, товарда теге яки бу кимчелекләр ачыкланганда тәгаен генә нинди гамәлләр кылырга һәм нинди хокукларга, закон нормаларына таянырга кирәклеген аңлаткан мәгълүматлардан торган брошюралар таратылды. Семинарны үткәргән хезмәткәрләр, үз чиратында, мини-базар хезмәткәрләренә товарлар сатканда кулланучылар хокукларын яклау турында законны тайпылышсыз үтәү зарурилыгын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International