Аксубайның “Сувар” кафесында муниципаль районы хакимияте башлыгы, җирле үзидарә органнары, контрольлек-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашында район эшмәкәрләре белән “эшлекле мәҗлес” булды. Контрольлек- күзәтчелек эшчәнлеге, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең тикшерүләрне оештыру эше, дәүләт һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, закондагы үзгәрешләр белән танышу һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышу чараның төп темаларына әйләнде.
Иң элек район хакимияте башлыгы кереш сүз белән чыгыш ясады. Шуннан “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы җирле бүлеге баш белгеч-эксперты кече бизнес субъектларын тикшергәндә еш ачыклана торган закон бозу очраклары һәм законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды. Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе 12нче районара бүлегенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы салым законындагы үзгәрешләргә кагылып үтте. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе кече бизнес субъектларына җир кишәрлекләрен бирү тәртибе белән таныштырды. Башкарма комитетның икътисад бүлеге начальнигы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәменең төп чаралары турында сөйләп үтте.
Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече алда көтелгән Бөтендөнья сыйфат көне (максаты – продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфатының әһәмиятен үстерү), шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне көчәйтү, Аксубай районы куллану базарын үстерүнең торышы һәм проблемалары, алкогольле продукция, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату, проблемаларны хәл кылуга бер үк төрле якын килүләрне будыру турында тәфсилләп сөйләде.
Эшмәкәрләр, шулай ук дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең фикеренчә, очрашу бик нәтиҗәле узды.