2018 елның 1 ноябрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы финалы үткәрелде.
Узган елда Менделеев шәһәре 2 нче урта мәктәбе 11 нче сыйныф укучысы Мария Никифорованың кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүен искә төшерик. Шул сәбәпле быелгы олимпиаданың финалы Менделеев шәһәрендә узды. Кабул итүче як чараны 1нче мәктәптә оештырды. Әлеге мәктәпкә республиканың 13 районыннан укучылар җыелды.
Безнең белешмә: барлыгы 7000нән артыграк бала олимпиадада катнашырга теләк белдерде. I этапка (дистанция ысулы белән тест язу) 6285 укучы кертелде. II этапка 819 бала үтте – алар билгеле бер темага инша-эссе язды. Олимпиада финалына (III этап) барлыгы 84 егет-кыз узды. Алар, яшәү урыннарына карап, ике өлешкә бүленде һәм бер өлеше 2018 елның 30 октябрендә – Казанда, икенче өлеше – 2018 елның 1 ноябрендә Менделеев шәһәрендә уздырылган финалда катнашты.
Менделеев шәһәрендә олимпиада финалын ачу тантанасы Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров чыгышыннан башланды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов мәктәп укучыларына. “Сез – барыгыз да җиңүчеләр! Чөнки иң кыены аша уздыгыз. Бик күп нәрсә турында сөйли бу!” – дип мәктәп укучыларына мөрәҗәгать иттте һәм аларга уңышлар теләде.
“Менделеев картада әле кечкенә генә урын алып торса да, алда аны зур эшләр көтә...” – шәһәр турында фильм Менделеевка багышланган әнә шундый җыр сүзләреннән башланып китте. Фильм – шәһәрнең тарихы һәм Менделеевны үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән бөек кешеләр турында. Ә инде “Шаян” халык бию ансамбленең биюче егетләре үзләренең искитмәле матур биюләре белән тамашачыларның күңелен әсир итте.
Менделев шәһәрендә узган олимпиада жюриенә керделәр:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов;
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова;
филология фәннәре кандидаты, “ТР кулланучылар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Әлфинур Латыйпова;
кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый берләшмә җитәкчесе урынбасары Әлфинур Латыйпова;
кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый берләшмә җитәкчесе урынбасары Ольга Мансурова;
“Роспотребнадзор” ТР (Татарстан) буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеев районнарындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Радинә Закирова.
Менделеевта узган олимпиада финалында катнашучы балаларга ике тур аша узарга туры килде. 1нче тур кулланучылар хокукларын яклау буенча тест сынавы рәвешендә узды.
Балалар белем ягыннан көч сынашкан арада укытучылары өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Шулай итеп, аларга шәһәрнең күренекле урыннары белән танышырга насыйп булды. “Ушков утраулары” – шундый урыннарның берсе иде. Шуннан соң педагогларга “Укытучы һәм укучының уртак иҗаты – уңышка юлы” дигән темага лекция-тренингта катнашырга тәкъдим ителде. Чараны Талантлар ачык университеты (Казан ш.) тренер-эксперты Әлфинур Латыйпова уздырды.
27 баладан 11е олимпиаданың II турына узды. Болар: биш 8-9 сыйныф укучысы һәм алты 10-11 сыйныф укучысы. Аларга кулланучылар хокукларын бозуга бәйле конкрет бер очрак буенча претензия тутырырга һәм жюри әгъзалары белән әңгәмәләшергә туры килде. Укучыларның барысы да биремне бик яхшы үтәп чыкты.
Хәзер инде, барлык сынаулар артта калып, укучыларга олимпиада нәтиҗәләрен генә көтәсе калды. Олимпиаданың гомуми нәтиҗәләре 2018 елның 14 ноябренә кадәр мәгълүм булачак. Йомгаклар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтына урнаштырылачак. Димәк, озакламый олимпиаданың абсолют җиңүчесе, призерлары һәм номинантлары мәгълүм булачак. Егет-кызларның һәммәсенә уңышлар телибез!!!