“Селдом” сәүдә үзәгендә чара уздырдык

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Безнең йортыбыз – ял урыны гына түгел, бәлки әле безнең чагылышыбыз да. Димәк, андагы һәрбер әйбер дөрес сайлап алынган булырга – фикер рәвешебезне, тормыш дәрәҗәсен, мәнфәгатьләр юнәлешен һәм, әлбәттә инде, шәхси зәвыгыбызны чагылдырырга тиеш. Ә мебель – йортыбызның “җаны”ның бер өлеше. Безнең өчен уңайлылык, димәк, кәеф-рухыбыз аның нинди булуына һәм аны ничек урнаштыруга бәйле. Йорттагы уңайлылык, шул исәптән, йортны җылы, кадерле һәм кабатланмас урынга әйләндерердәй индивидуальлелек тә бит әле ул!

Мебельне ничек сайлап алырга? Беренче карашка, бу сорауга җавап бирү бик җиңел генә кебек. Хәзер Чаллыда мебель кибетләре күп, аларда тәкъдим ителгән йорт җиһазлары ассортименты да гаять киң. Әмма мебель эзли башлагач, кесәңдә байтак кына акчаң булса да, күңелгә хуш килердәй җиһазны табуның шактый ук кыен икәнлегенә төшенәсең.

Һичшиксез, мебель сыйфатлы булырга тиеш. Чөнки, кагыйдә буларак, мондый кыйммәтле товарны без берничә ел дәвамында файдалануны күздә тотып алабыз. Шуңа күрә бер-ике атна узуга ватылган диванны төзәтү өчен мастер эзләп йөрисе килми. Аннан килеп, ватылган диванны төзәтеп булса да, бозылган кәефне тиз генә “төзәтеп” булмый бит. Димәк, мебельгә гарантия срогы күздә тотылган булырга тиеш. Йорт җиһазының экологик яктан чиста булуы, табигый агачтан ясалмаса, һичьюгында сәламәтлек өчен зыян салмый торган материаллардан эшләнгән булуы шарт.

Шуларны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, сыйфат көненә багышлап, мебель сатучы “Селдом” сәүдә үзәгенең сәүдә нокталары сатучылары һәм хосусый эшмәкәрләр өчен чара үткәрде. 

Сәүдә нокталары эшмәкәрләре һәм сатучыларына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Очрашуда катнашучыларга куллану базары өлкәсенә кагылышлы күп кенә сораулар бирелде. Аларның һәммәсенә квалификацияле, тулы җаваплар ирештерелде. Чарада катнашучыларның һәммәсенә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр таратылды.

 Мебельнең җайлы һәм уңайлысын сайлап алырга кирәк. Шул ук вакытта ялтырап торган полировкалы өслекләренең күзләрне алҗытуын, интерьерны “тынгысызлавын” исәпкә алырга кирәк. Мебельне сайлаганда һәм урнаштырганда, бүлмә бизәлешеннән көтелгән эффектка таянып эш итү кирәк. Әйтик, кунак бүлмәсен якты һәм уңайлы итү өчен мебельнең нәкъ менә шул максатка туры килердәен сайлап алу шарт.

Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре сатып алынган йорт җиһазларыгызның уңышлы булып чыгуын тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International