2018 елның 8 ноябрендә, Сыйфат бәйрәме уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы фойесында территориаль органның эчке базарны үсерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан төрле җитештерүчеләрнең майлылыгы 2,5% лы катыкларын дегустацияләү үткәрелде.
Кулланучыларның дегустациягә тәкъдим ителгән сөт ризыгы арасыннан кайсыларына өстенлек бирүләрен ачыклау максатыннан, иң элек анкета чарасы үткәрелде.
Сорашып-белешүгә анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның күпчелеге тәме, бәясе ягыннан Татарстан Республикасында җитештерелгән продукциягә өстенлек бирә. Кулланучылар, җирле товарлар бернинди дә зарарлы өстәмәләрсез, консервантларсыз, шуңа күрә табигыйрәк һәм тәмлерәк, дигән фикердә. Аларны иң элек продукция сыйфатының, куелыгы, тышкы бизәлеше һәм маркасының танылган булуының җәлеп итүе ачыкланды.
Сорашып-белешүдә катнашучылар арасыннан бик азы гына РФ башка төбәкләреннән кертелә торган продукцияне күбрәк сатып алуларын, тәмле, тышкы “кыяфәте”нең матур һәм ассортиментының киң булуын, әмма бәясенең генә кыйммәтрәк булуын искәртте.
Сорашып-белешүдән соң чарада катнашучыларның һәммәсе дегустациягә чыгарылган сөт ризыгының тәмен татып карады. Дегустация ябык форматта узды, ягъни продукция, җитештерүче предприятие атамасы сер булып калды.
Дегустацияне үткәрүнең максаты иң яхшы җитештерүчеләрне ачыклау, алынган нәтиҗәләрне кулланучылар игътибарына җиткерү иде.
Иң элек чарада катнашучыларның барчасына Сыйфат көненең барлыкка килү тарихы һәм кулланучылар хөкеменә чыгарылган ризык турында, кеше организмы өчен уңай үзенчәлекләре турында мәгълүматлар җиткерелде.
Продукция органолептик үзенчәлекләре буенча 5 баллы шкала нигезендә бәяләнде. Ризыкның тышкы рәвеше, тәме, куелыгы, исе һәм кайбер башка яклары бәяләнде. Дегустаторлар һәр үрнәкнең өстенлекле, шулай ук кимчелекле якларын ачыклады. Кайсыбер катык – куелгы ягыннан, кайсысы – әчерәк булуы сәбәпле аларның күңеленә бигүк ошап җитмәгән булып чыкты.
Кулланучыларның һәммәсе әлеге чарага бик тә җаваплы карады. Төрле җитештерүчеләрнең катык сыйфатлары озак кына өйрәнелеп, бәяләнгәннән соң урыннар түбәндәгечә бүленде:
1нче урында: «Казан сөт комбинаты» АҖ (Молочная речка)
2нче урында: «Алабуга сөте» АҖ(Вкусняево)
3 нче урында: «Зеленодол МК» АҖ (Васькино счастье)
4 нче урында: «Касыйм» сөт комбинаты ҖЧҖ (Бәрәкәтле)
Кулланучыларның барчасын да бәйрәм белән котлап, сыйфат төшенчәсенең барыннан да әһәмиятлерәк булуын тагын бер кат искә төшерәбез!