Яшел Үзән шәһәренең “Дары природы” территориясендә җирле товар җитештерүчеләр продукциясен дегустацияләү булды

2018 елның 9 ноябре, җомга

Илебездә һәр ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә “Бөтендөнья сыйфат көне” бәйрәме билгеләп үтелә. Агымдагы елда ул 2018 елның 8 ноябренә туры килде. Бөтендөнья сыйфат көне инде 1989 елда ук гамәлгә куелды. Мондый бәйрәм булдыруны, БМО ярдәме белән, зур халыкара оешмалар тәкъдим итте. Бәйрәм тәүге тапкыр 1989 елның 9 ноябрендә билгеләп үтелде.

Бу көнне шәһәребезнең “Дары природы” АҖ территориясендә икмәк-күмәч, кондитер ризыкларына дегустация үткәрү инде күптән традициягә әйләнде. Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Васильево икмәк заводы” ААҖ һәм хосусый эшмәкәр Р.Х.Габдрахмановның мини-пекарнясында җитештерелгән продукциягә дегустация уздырды.

 Шәһәр халкына әлеге чараның үткәреләчәге турында Яшел Үзән муниципаль районы,  «Зеленодольская правда», “Яшел Үзән” газеталары сайтлары аша алдан ук хәбәр итеп куелды. “Васильево икмәк заводы” ААҖ 27 атамадагы икмәк-күмәч һәм кондитер ризыкларын, 8 атамадагы камыр ризыкларын тәкъдим итте. Яңа 6 төр мармелад: шоколад эчендәге, алма, җир җиләге, лимон тәме белән, ассорти,  төрле җиләкләр катнашмасыннан тәмледән-тәмле мармеладлар, өч төрдәге зефир, «Васильевская буренка» кәнфитләрен җитештерә башлау предприятиенең  аерым бер горурлыгына әйләнде. Бу продукциянең һәммәсе, табигый компонентлардан файдаланып, ГОСТ буенча җитештерелә. Продукция «Васильевские сладости» дигән сәүдә маркасы белән сатыла.

Шәһәребездә яшәүчеләр, тәмен татып карагач, тәм-томнар һәм икмәк-күмәчләрне сатып алырга ашыкты. Хосусый эшмәкәр Р.Х.Габдрахмановның мини-пекарнясы 8 атамадагы икмәк-күмәч продукциясен дегустациягә чыгарды. Предприятие даими рәвештә икмәк-күмәч ризыклары ассортиментын яңарту өстендә эшли. Дегустациягә, составына “Кара бургер” дигән паста керүе сәбәпле, тышкы “кыяфәте” (кара төстә), шулай ук тәме ягыннан гаять үзенчәлекле  “Здоровье” көлчәсе тәкъдим ителде. Мастер-технолог Ю.В.Зеленова,  “Васильево икмәк заводы” ААҖнең сату буенча начальнигы урынбасары Т.В. Әхмәтҗанова, мини-пекарня технологы Э.Ж.Гужникова шәһәр һәм район халкына дегустациягә чыгарылган продукция һәм аның файдалы үзенчәлекләре турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Чарага җыелган халык барыннан да бик канәгать калып, үз фикерләрен, кайсы җитештерүчеләрнең продукциясенә өстенлек бирүләрен  җиткерде һәм дегустациядән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Теләгендә булган кайберәүләр “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законы нигезендә товарларның, күрсәтелә торган хезмәтләрнең (башкарыла торган эшләр) сыйфаты буенча консультацияләр алды. 

Чара барышында барча халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәгълүмати материаллар, кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды. Чара Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының куллану базары бүлеге белгече катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International