Тыелган сәгатьләрдә сыра сату

2018 елның 9 ноябре, җомга

2018 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләргә контрольлек чараларын үткәрү барышында Яңа Чишмә авылында алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады. “Чишмә” кибете сатучысы  9 сәгать 08минутта сыра сатып җибәрде. Үзе әйтүенчә, тыелган сәгатьләрдә хәмер продукциясен сатуы – сәгатьне онытып җибәрүе һәм, гомумән, аңа карап тормавы.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы – административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә. РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше нигезендә, әлеге гамәл өчен вазыйфаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100дән 300 мең сумга кадәр штраф түләтү рәвешендә административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International