Югары Ослан районының “Пятерочка” кибетендә продукция дегустациясе үткәрелде

2018 елның 9 ноябре, җомга

Югары Ослан районының Югары Ослан авылында “Агроторг”ҖЧҖнең “Пятерочка” кибетендә, Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, республика товар җитештерүчеләренең азык-төлек товарларын дегустацияләү булды. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы белгече катнашты. Дегустациягә түбәндәге продукция чыгарылды: «ЗМПК» АҖнең “«Легкий» сыры, “Яшел Үзән икмәк комбинаты” ЯАҖнең «Маисовый» икмәге, хосусый эшмәкәр Р.М. Мотыйгулинның ике төрле – «Донская», «Молочная» колбасалары, «Эдельвейс» ТК АҖнең әфлисун һәм манго согы белән витаминлаштырылган пастеризацияләнгән майсыз сөт эчемлеге, Лениногорск ш. «Агропарк –Татарстан»  ҖЧҖнең алма тәме белән, уртача газландырылган хәмерсез “Буратино” эчемлеге чыгарылды. Теләгендә булган барча кеше, тәмен татып караганнан соң, тәкъдим ителгән продукцияне сатып алырга ашыкты. Район халкы өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелде, шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының 5,10 статьялары аңлатылды. Чара барышында халык арасында төрле буклетлар һәм “Вестник потребителя Татарстана” газетасының соңгы саннары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International