2018 елның 9 ноябрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрде.
Чаралар, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату максатыннан, Базарлы Матак авылында яшәүчеләрне кабул итү, Әлки муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар-уку, урта гомуми белем бирү мәктәбендә куллану белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес, күп функцияле үзәктә һәм “Кояш” кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрүдән, “Алып Хан” сәүдә йортында дежур тору һәм пенсионерлар өчен лекция укудан гыйбарәт булды.
Чаралар барышында дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан 1995 елдан бирле үткәрелеп килә торган Европа сыйфат атнасы (аның иң мөһим максатларыннан берсе – җәмәгатьчелек игътибарын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты проблемасына җәлеп итү) турында сйләп үтелде. Халыкка Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар турында мәгълүматлар ирештерелде.
Консультация өстәлләре, дежур торулар үткәрү вакытында кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды.
Гражданнарны күчмә кабул итү барышында, сорауларына җаваплар бирү белән беррәттән, кулланучылар хокукларын яклау буенча суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.