12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе җирле бүлеге белгечләре белән берлектә «Золотая Нива» сәүдә йортында биредә җитештерелә торган икмәк-күмәч әйберләренә күргәзмә-презентация оештыруда катнашты. Чара барышында теләгендә булган барча кеше җитештерүченең яңа продукциясе белән танышу гына түгел, бәлки әле аның тәмен татып карау һәм бәяләү мөмкинлегенә дә иреште. Шулай ук производство технологына икмәк-күмәч әйберләренең сыйфаты һәм аларны саклау сроклары турында сораулар белән турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылды. Технолог, үз чиратында, "Пищекомбинат" чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыятенең классик икмәк-күмәч пешерү традицияләренә ия булган, динамикалы төстә үсүче предприятие икәнлеген билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, икмәк-күмәч ризыкларының ассортименты 80 төрдән, кондитер әйберләре – 100 төрдән артып киткән. Предприятие продукциясе, фирма сәүдә маркалары белән, заманча матур төрелмәләргә урнаштырып сатыла. Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шулай ук аннан читтә яшәүчеләр аны бик яратып сатып ала.
Борынгы традицияләрне саклау һәм югары сыйфатлы продукция җитештерү әлеге предприятиенең уңыш сере булып тора. Чарада сатып алучылар предприятиедә җитештерелә торган продукциянең, чыннан да, күп кенә өстенлекләргә ия булуына тагын бер кат төшенде.