12 ноябрьдә КФУ Чаллы институты УЛК-6 актлар залында “Кулланучылар хокукларын яклау: законнарны тормышта куллануның аерым проблемалары” дигән темага фәнни-гамәли семинар булып узды.
КФУ Чаллы институтының «Юриспруденция» юнәлешендәге 4 нче курс студентларына “Кулланучылар хокукларын яклау: законнарны тормышта куллануның аерым проблемалары” дигән темага семинар үткәрелде. Чараны юридик фәннәр кандидаты Розалия Гайфетдинова оештырды. Ә инде эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Роза Прилукова семинарның чакырылган кунагына әйләнде. Студентларны, семинар темасы буенча биремнәрне үтәү өчен, 5 командага бүлделәр. Чара студентларның белемнәрен үстерү һәм тормышта кулланучылар хокуклары белән таныштыру максатыннан үткәрелде.
КФУ Чаллы институты Медиакоммуникацияләр үзәге мәгълүматларына таянып әзерләнде