Йомгак ясалды, эш дәвам итә

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында узган киңәйтелгән киңәшмәдә “2018 елның 9 ае йомгаклары буенча хәмер базарының торышы турында” дигән доклад белән чыгыш ясады.

М.И.Егорова киңәшмәдә катнашучыларны үзенең чыгышында, районда хәмер базары торышын бәяләүнең 11 индикаторының һәркайсына аерым-аерым тукталып, Казан территориаль органы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды, Балык Бистәсе районында хәмер базарындагы хәлләрне яхшырту   һәм хәмер базарын тотрыклыландыру мөмкинлекләренә, проблемаларга күрсәтте.

М.И.Егорова шулай ук алга таба җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләү өчен төп юнәлешләрне билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International