2018 елның 13 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре, Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, районда яшәүчеләр һәм Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәсе белгечләре өчен кулланучылар дәресе үткәрде. Территориаль орган белгечләре чарага җыелган халыкны Бөтендөнья сыйфат көнен үткәрү максатлары, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының 5,10,18, 20, 29 статьялары белән таныштырды, товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә килеп чыккан конкрет мисаллар китерде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының 10 статьясы аерым игътибар үзәгенә алынды: сатып алганчы, товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) составы, яраклылык срогы, саклау шартлары турында мәгълүматларны укып чыгарга кирәк, дип кат-кат аңлатылды. Гадәттә товардагы бу мәгълүматлар, вак кына хәрефләр белән языганлыктан, бик авыр укыла. Китапханә белгечләренең техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуга кагылышлы сорауларына җаваплар бирелде. Районда яшәүчеләргә шулай ук «Тандер» АҖнең «Магнит», «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетләрендә тиз бозыла торган товарларның сыйфат мәсьәләсе буенча консультацияләр бирелде. Чараларда төрле темаларга багышланган кулланучы белешмәлекләре һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды.