Апас районы кибетендә булып кайттык

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Н.Абдрахманова, Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында, хосусый эшмәкәр А.Н.Сәмигуллинның “Дальний” кибете (азык-төлек товарларын ваклап сату белән шөгыльләнү эшчәнлеге алып барыла) сатучылары өчен өйрәтү характерында чара үткәрде. Товарлар сыйфатына – яраклылык срогы, товарларны саклау шартлары, товар төрелмәсендәге мәгълүматлар аерым игътибар үзәгенә алынды. Кулланучылар өчен ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы, теркәү кагыйдәләре, бүлектән файдалану һәм хәмер базары өлкәсендә закон бозу турында уведомление тапшыру мөмкинлеге турында тәфсилләп сөйләп үтелде. Хәбәрдә бәян ителгәннәр расланган очракта авторына бердән өч мең сумга кадәр матди түләүнең күздә тотылганлыгы да искәртелде. Чара ахырында кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International