Кулланучылар өчен – консультация өстәлләре

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтү максатында кулланучылар өчен консультация өстәлләре үткәрде.

Территориаль орган хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә сыйфатсыз товарлар сатып алуга, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтаруга бәйле рәвештә килеп туган хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтте, хуҗалык итүче субъектларга карата претензияләр белән мөрәҗәгать итү тәртибен һәм формасын аңлатты. Чара барышында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты аерым игътибар үзәгенә алынды, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны сатуга карата куела торган закон таләпләренә, куллану базарын җайга салучы норматив актларга кагылып үтелде.

Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен Татарстан Республикасы куллану базарында сатыла торган товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын, сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән консультация өстәлләрен үткәрү эше аерым далар кысаларында гына түгел, бәлки әле даими нигездә дә дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International