Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында Бөгелмә шәһәрендә Ш. дигән гражданиннан 0,5 литрдан 5 литрга кадәр сыешлы пластик, пыяла шешәләрдә барлыгы 90 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы сыекча тапкан. Продукциянең акциз маркалары булмаган.
Алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынып, тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына килеп иреште. Биредә продукция хуҗасы – Ш.дигән гражданинга административ тикшерү үткәрелә. Әйләнештән алынган хәмер продукциясе үрнәкләре экспертизага җибәрелде.