2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны аңлату максатыннан Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты һәм үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирү җәһәтеннән гражданнарны кабул итү үткәрде.
Чара барышында сәүдә хезмәтләре һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдә сыйфат проблемалары буенча фикер алышу булды. Моннан тыш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче башка мәсьәләләр дә каралды.
Сыйфат проблемасы – дөньяның әйдәп баручы илләре икътисадында иң мөһим проблемаларның берсе. Бүген сыйфат теләсә кайсы предприятие, теләсә кайсы тармак һәм, әлбәттә инде, теләсә кайсы илнең эшчәнлегендә уңыш сере булып тора. Сыйфат төшенчәсе без, заманча цивилизация уңайлыклары, дип бәяләгән әйберләр белән турыдан-туры бәйле. Болар: әйләнә-тирә мохитне, кешенең физик һәм психик сәламәтлеген саклау.
Авыл халкына, сыйфатсыз товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә юлыккан очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.