Баулы районы эшмәкәре Р.А.Садыйковның крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелә торган сөт ризыкларын Әлмәт халкы бик яратып куллана. Шуны истә тотып, «Меридиан» кибетләр челтәрендә әлеге хуҗалык продукциясенә әледән-әле дегустацияләр үткәрелеп тора. Дегустация чарасы бу юлы Сыйфат атнасына багышлап уздырылды.
«Безнең крестьян фермер хуҗалыгы Баулы районында сөт һәм сөт ризыкларын җитештерүче бердәнбер хуҗалык булып тора. Хәзерге вакытта бездә тәүлегенә 6 тоннага кадәр сөт эшкәртелә һәм “Баулы сөте” сәүдә маркасы белән 25 атамадан артыграк сөт ризыгы җитештерелә. Болар: каймак, катык, варенец, ряженка, кефир, ацидофилин, йогырт, эремчек, «Голландский» сыры һ.б. “Без Баулы, Туймазы, Бөгелмә районнары һәм Башкортстан Республикасының барлык ваклап сату кибетләре челтәрләрен генә түгел, бәлки әле районның балалар бакчаларын, мәктәпләрне, санаторий, хастаханәләрне дә табигый ризык белән тәэмин итеп, халык алдында социаль җаваплылык тотабыз. Предприятие, югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа завод төзеп, 2012 елда үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Әмма ул бер урында тормый, бәлки даими рәвештә үсә һәм яңартыла. Предприятие районда беренче тапкыр ISO сыйфат менеджменты системасының мактаулы туры килү сертификатына ия булды”, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.А.Садыйков.
Әлмәт халкы бу юлы да табигый продукциянең сыйфатын югары бәяләде. Дегустация вакытында кулланучылар ризыкның тәме, составы (консервантларсыз, өстәмәләрсез), куелыгы, төрелмәсе, бәясе турында бары тик уңай фикерләр генә җиткерде.