2018 елның 14 ноябрендә Алексеевск районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов, Алексеевск муниципаль районы хакимияте башлыгы С.А.Демидов, ведомство хезмәтләре җитәкчеләре, хәмер базарында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.
Комиссия Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы хәлләрне бәяләү индикаторларын карады, алга таба бурычлар билгеләде; хәмер базарында закон бозуларны ачыклау, мондый очракларга киртә кую өлкәсендә контрольлек һәм хокук саклау органнарының җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләве мәсьәләләре буенча фикер алышты.