Мамадыш шәһәрендә комплекслы чара үткәрдек

2018 елның 16 ноябре, җомга

Сыйфат атнасында Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында комплекслы чара үткәрде.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Татарстан Республикасы дәүләти муниципаль оешмалар тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр булдыру турында” 25 сентябрь, 2017 ел, № 715 ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Мамадыш шәһәренең «Магнит»  һәм «Пятерочка» кибетләрендә 162 атамадагы продукция бәяләренә мониторинг уздырды. “Магнит” кибетендә кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация эше үткәрелеп, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча квалификацияле, тулы җаваплар бирелде.

Шәһәр кибетләрендә (“Агроторг”ҖЧҖнең “Пятерочка” кибетендә; хосусый эшмәкәр С.Р.Җәләеваның “Акчарлак” кибете; хосусый эшмәкәр Л.П.Кәримованың “Шатлык” кибетендә) социаль әһәмиятле продуктлар бәяләренә мониторинг уздырылды. Исемлеккә кертелеп, сатуга чыгарылган социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларының бөтен ассортименты каралды, әмма бәя арттыру ачыкланмады.

Шулай ук шәһәр базарында 24 атамадагы продукт бәясенә һәм «Пивоварня Москва Эфес» ЯАҖ, “Булгарпиво” ААҖ, “Белый кремль” сыра заводы сырасының ваклап сату челтәрендәге тәкъдим ителешенә мониторинг ясалды.

Мамадыш шәһәренең “Забота” пансионатында өлкән буын вәкилләре белән очрашу үткәрелде. Очрашуның максаты “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьяларын аңлату, “Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында” 10 ноябрь, 2011ел, № 924 РФ Хөкүмәте карары белән таныштырудан гыйбарәт булды.

Пансионатта бу юлы 24 кеше ял итә иде. Чарада аларның барысы да бик теләп катнашты. Күпләр үзләренең тормышында килеп чыккан хәлләргә бәйле рәвештә сораулар бирде. Аларны төрле сораулар кызыксындырды. Тәгаенләп әйткәндә, даруларны, медицина максатындагы әйберләрне башкасына алыштырып яки алар өчен түләнгән акчаны кире кайтарып буламы, дигән сорауга җавап бирелде, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылып үтелде. Ял итүчеләр шулай ук сыйфатсыз азык-төлек мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар ишетте. Белгечләребез чарада катнашучыларның барчасына куллану базарына кагылышлы сораулары буенча тулы җаваплар ирештерде һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратты.

Чара бик җылы, дустанә рухта узды. Пансионат администрациясе, үз чиратында, ял итүчеләрнең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләрен һәрвакыт зарыгып көтеп алуларын искәртте һәм, белгечләренең шәһәр халкының куллану белемнәрен үстерүләре өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International