Чара темасы – “Куллану белеме нигезләре”

2018 елның 16 ноябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе җирле бүлеге вәкилләре белән берлектә, Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында “Хезмәт ветераннары өчен пансионат” муниципаль автоном учреждениесендә ял итүчеләр белән чара үткәрде. Ял итүчеләргә дәүләт органының һәр вәкиле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләп үтте.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьяларын аңлатты. Ял итүчеләр шулай ук “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19 гыйнвар,1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте карары һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яисә комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге белән таныштырылды.

Пансионатта ял итүчеләрне түбәндәге сорауларга җаваплар кызыксындырды:

- сатучы күпме вакыт эчендә товарга экспертиза ясарга тиеш?;

-сыйфатлы товар өчен түләнгән акча күпме вакыт эчендә кире кайтарып бирелергә тиеш?;

- сыйфатсыз товарны башка маркадагы яңа товарга алыштырганда, кулланучы бәя аермасын өстәп түләргә тиешме?

Очрашу барышында кулланучылар товарны сатып алу урынында претензия хатын тапшырудагы кыенлыклар турында фикер алышты. Аларның барлык сорауларына квалификацияле җаваплар бирелде.

Очрашуда катнашучыларның барчасына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләгән файдалы мәгълүматлардан торучы буклетлар таратылды, шулай ук “Кайнар линия” телефонының эшләп килүе, аның аша кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча профессиональ, бушлай ярдәм алып булуы турында сөйләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International