2018 елның 17 октябрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Яшел Үзән шәһәрендәге кибетләрнең берсендә лицензиягә ия булмаган килеш кенә хәмер продукциясен сатулары турында хәбәр кергән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре, хәбәрдә РФ КоАП 14.17 статьясындагы 3 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозу билгеләренә күрсәткән мәгълүматлар булуына игътибар итеп, административ хокук бозу турында эш кузгату хакында билгеләмә чыгарды һәм административ тикшерү үткәрүне билгеләде. Хәбәрдә күрсәтеп үтелгән адрес буенча урнашкан объектны тикшерү барышында тиешле лицензиядән башка гына, федераль законда билгеләнгәнчә, җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең легальлеген раслаган товарны озату документларыннан башка гына 13 атамадагы хәмер продукциясен әйләнештә йөртү факты билгеләнде.
Административ тикшерү төгәлләнде инде. Закон бозучыга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзүгә килү турында извещение җибәрелде.
Хәбәр бирүчегә акчалата бүләк бирелде.