Юл буенда документларсыз сыра саталар

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре җәмәгать туклануы предприятиесендә хәмер продукциясен (сыра) бөкесен ачмыйча гына (кафедан алып чыгып эчү өчен) сату фактын билгеләде. Кафеның М-7 юлының  774нче чакрымында (Яшел Үзән районы) урнашканлыгы мәгълүм булды.

Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылып, административ тикшерү билгеләнде. Объектны тикшерү барышында кафеда сыраның, федераль законга каршы килеп, җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең легальлеген раслаган документлардан башка гына сатылуы билгеләнде. Нәтиҗәдә 58 л күләмендә продукцияне легаль булмаган әйләнештән алырга туры килде. Тикшерү тәмамлангач, материаллар судка җибәреләчәк.

Гомумән, 2018 елның 10 аенда Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районы буенча  1066,67 л күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган әйләнештән алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International