Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үткәрелде

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2018 елның 16 ноябрендә Балтач муниципаль районы Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.С.Галимуллин үткәрде. Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Р.А.Таҗетдинов, Балтач муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге начальнигы Ф.Ф.Галимҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция начальнигы И.Ф.Җиһаншин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.Ф.Шакирова, “Алкоторг” ҖЧҖ һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

 Комиссия түбәндәге мәсьәләләрне карады:

- ведомствоара комиссиянең алдагы утырышында кабул ителгән карарларны үтәү;

- 2018 елның 9  ае йомгаклары буенча, сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре буенча, хәмер продукциясен, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән, читтән кертелгән хәмер продукциясен сату күләмнәренә анализ;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше турында;

- гражданнарның “Халык системасы”на мөрәҗәгатьләре турында мәсьәләләр.

 Утырыш барышында комиссия 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасында хәмер продукциясен ваклап сату буенча җирле базарлардаге хәлләрне бәяләү индикаторларын тәфсилләп карады һәм күрсәткечләрне яхшырту өчен чаралар билгеләде.

Утырышта түбәндәге карарлар кабул ителде: хәмер базарындагы хәлләрне яхшырту максатыннан чыгып, хәмер базары торышын даими анализлап тору; Татарстан Республикасында хәмер продукциясен җирле ваклап сату базарларындагы хәлләр торышын бәяләү индикаторларын яхшырту буенча хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның район башкарма комитеты белән берлектә эшләвен көчәйтү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International