Мәгълүм җырда җырланганча, бриллиантлар гына түгел, бәлки әле мехтан эшләнгән матур киемнәр дә туташ-ханымнарның иң шәп “дуслары” булып тора.
Суыклар башлануга, гүзәл затларыбыз, үзләренең чибәрлеген тагын да калкурак күрсәтергә омтылып, табигый мехтан эшләнгән кием-салымнарын киеп куярга тырыша. Табигый мехтан тегелгән тун, жилет, мех белән бизәлгән пәлтә яки куртка сатып алганнан соң кыйммәтле киемгә килешле затлы баш киеме юнәтү турында да уйлана башлыйсың.
Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре мех башлыкны ничегрәк сайлау җәһәтеннән үзләренең киңш-табышларын биреп үтәргә булды.
Язмабыз нәкъ менә хатын-кызларыбызны кышын бик тә кирәкле аксессуар – мех башлык сайлап алуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Баш киемен сайлаганда, мехтан эшләнгән кыйммәтле теләсә кайсы киемне сайлагандагы кебек, бик тә игътибарлы булу кирәк.
Туташ-ханымнарга мехтан эшләгән башлык яки бүрек сайлап алу турында кыскача гына берничә сүз.
Бүрек мехын сайлау
Иң элек үзеңә мехның нинди төре кирәклеген төгәл генә билгеләү шарт. 10 ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында шул бер башлыктан аерылмауны күздә тотсагыз, каманыкыннан (выдра) да яхшырак мех таба алмассыз. Чәшке һәм каракүл тиресеннән тегелгән башлык та – бик матур һәм затлы. Болары хуҗасына 5 елдан артыграк вакыт дәвамында тел-теш тидергесез хезмәт итәргә мөмкин. Ак төлке, мутон, төлке яки кеш тиресеннән тегелгән баш киемнәренә килгәндә, чыдамлылык мәсьәләсендә алар шактый ук калыша. Нутрия, йорт куяны, тиен яки шиншилла тиресеннән эшләнгән башлык хуҗасының башын 2-4 сезон дәвамында җылытырга әзер. Әмма бу – чик түгел. Пөхтә генә итеп, саклап һәм кадерен белеп кенә кигәндә, баш киеменең хезмәт итү вакытын шактый ук озайтырга мөмкин. Шуны да белеп тору зыян итмәс: кеш, ак төлке, кондыз (бобр), чәшке, шиншилла һәм нутрия мехыннан тегелгән башлык әлләни калын түгел. Ягъни башлары тиз туңучылар өчен түгел, дигән сүз. Мех бүрек сайлаганда, тире һәм мех, замша һәм тукыма катнаштырып тегелгәненә өстенлек бирүдән дә зыян юк. Мондый баш киеме, һава торышының нинди булуына карамастан, үзегезне һәрвакыт бик матур һәм ыспай күрсәтәчәк.
Мех бүрек сайлаганда, иң элек мехының торышына игътибар итү фарыз.
Мехы “сыгылмалы” булырга, ялтырап торырга тиеш. Йон төкләре йомарланыбрак, йоннары төрле якка карап торса, йонына каршы сыйпаганда мехы йомшак булмаса, материалның сыйфатсыз икәнлеге турында нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Әйбәт мехның коелган яки сынган йоннары булмаска, начар исле булмаска тиеш. Аннан килеп, баш киеменең авыр булмавы шарт. Эчлеге материалын һәм тирене эшкәртү сыйфатын да игътибарсыз калдыру ярамый. Шул ук вакытта фетр нигезендә эшләнгән мех бүрек сатып алырга киңәш ителми. Ник дигәндә, беренчедән, фетр – шактый ук авыр материал, икенчедән, дымны нык сеңдерүчән.
Сыйфатлы мех бүрекне сайлап алырга өйрәттек кебек. Кыйммәт торуы сәбәпле, мех киемне сайлап алуга чиктән тыш җаваплы карау кирәклеген әйтеп үтәргә дә онытмыйк.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Югарыда бәян ителгән киңәш-тәкъдимнәребездән чыкмасагыз, табигый мехтан сыйфатлы бүрек сатып алу мәсьәләсендә аптырап калмаячаксыз! Бүрек сатып алганда, йөз-бит тибын, тышкы кыяфәтегезнең үзенчәлекләрен исәпкә алырга да киңәш итәбез. Мех бүрекне карап-тәрбияләп тору зарурилыгын да истән чыгармаска кирәк.
Мех әйбер сайлаганда, иң элек тышкы рәвешен һәм мехының ялтырау-ялтырамавын, эчлеге һәм фурнитурасы сыйфатын бик игътибар белән карарга, товар һәм җитештерүчесе турында этикеткасында язылган мәгълүматлар (рус телендә язылган булырга тиеш) белән җентекләп танышып чыгарга кирәк.
Мех бүрек сайлау һәм аны карау буенча шушы киңәшләребезне үтәгәндә, башлыгыгыз үзегезгә бик озак хезмәт итәчәк.