«Мирас+» ҖЧҖдә “Белый кремль” продукциясе дегустацияләнде

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

2017 елның июленнән 2018 елның июленә кадәрге чорда “Татспиртпром” АҖ “Чистай” индустриаль паркы территориясендә сыра җитештерү буенча Россияда иң заманча завод – “Белый кремль” сыра кайнату заводын төзү буенча бик зур проектны тормышка ашырды.

Заводта сыраның классик, “тере”, “каты” төрләре – ачык һәм караңгы төстәге сортлары җитештерелә. Компаниянең үз ассортименты «Старая Казань», CZ, «Кама», «Жигулевское»  һәм флагман бренды – «Белый кремль» брендлары белән тәкъдим ителгән. Заводта шулай ук «Kaltenberg» һәм «KönigLudwig» брендлары белән лицензиар – «KönigLudwigInternationalGmbH& CO» (KLI) продукциясе дә җитештерелә.

2018 елның 20 ноябрендә “Белый кремль” сыра кайнату заводы вәкилләре Олы Әтнә авылының «Мирас+» ҖЧҖ сәүдә объектында, Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне таныту максатыннан чыгып, “Белый кремль» продукциясенә күргәзмә-дегустация оештырды. Оештыручылар күргәзмәгә килүчеләрне продукция белән якыннанрак таныштыру, заводта җитештерелә торган эчемлекләрнең тәмен халыкка “чыгару” мөмкинлегенә иреште. Тәкъдим итү барышында чарага җыелган халыкка сыра җитештерү технологиясе турында да бик күп мәгълүматлар ирештерелде.

Завод каршында сыра музее  булдырылуын да искәртеп үтәргә кирәк. Биредә Россиядә сыра кайнатуның тарихы белән танышырга һәм производство цехлары белән танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International