Зәйдә ведомствоара комиссия утырышы булды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 19 ноябрендә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Э.С.Милочкина катнашында Зәй районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде.

2018 елның 10 аенда Зәй муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату турында башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары П.А.Байрашев сөйләп үтте. 2018 елның 1 ноябренә Зәй районы территориясендә  134 сәүдә объектында, шул исәптән шәһәрдә – 94, авылда – 40 сәүдә объектында һәм 15 җәмәгать туклануы предприятиесендә хәмер продукциясе сатыла. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча юл картасында күздә тотылган чараларны тормышка ашыру алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольлектә тотуның өстенлекле бурычлары булып тора. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хокук саклау һәм контрольлек органнары белән берлектә чаралар комплексы үткәрелеп килә. Төп юнәлешләр: барлык торак пунктларны легаль хәмер белән тәэмин итү, республикабыз җитештерүчеләренең продукциясен таныту, ведомствоара комиссияләр һәм мобиль төркемнәрнең эшен көчәйтү, сыра җитештерүчеләр менеджменты белән системалы эш оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International