2018 елның 18 ноябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Чаллы – Әлмәт автомобиль юлының 77 нче чакрымында 1996 елгы Чаллы егете “иярләгән” «Лада-Приора» маркалы автомобилен туктаткан. Полиция хезмәткәрләре машина багажнигын тикшергәндә спиртлы продукция белән мөлдерәп торган, һәркайсы 5әр литрлы биш канистрга тап булган. Егетнең үзе әйтүенчә, аракыны аңа Самарада яшәүче бер “иптәше” бүләк иткән, ә ул, үз чиратында “бүләк”не Чаллыда яшәүче әбисенә тапшырмакчы булган. Мондый “бүләк” әбекәй күңеленә хуш килгән булыр идеме-юкмы – анысы билгесез. Һәрхәлдә шикле хәмер продукциясе хуҗасыннан алынып, тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Биредә административ тикшерү алып барыла, ә инде хуҗасыннан тартып алынган алкогольле продукция үрнәкләре экспертизага җитбәрелде.