Менделеевскида “Гомер көзе университеты”нда дегустация узды

2018 елның 23 ноябре, җомга

Менделеев муниципаль районында, Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү көннәрендә, “Россия Пенсионерлар берлеге” каршындагы “Гомер көзе университеты”ның “Хокук белемнәре мәктәбе” факультетында “Бөтендөнья сыйфат көне. Шоколадны дегустацияләү” дигән темага хокук сәгате үткәрелде.

Иң элек курсларга йөрүче өлкән буын вәкилләре өчен шоколадның килеп чыгу тарихы, «ГОСТ» һәм “Техник Шартлар” төшенчәләренең асылы, шоколад төрләре, аны җитештерү этаплары һәм технологияләре турында танып-белү характерындагы претезентация күрсәтелде.

Шуннан соң чараның төп өлеше – дегустация башланып китте. Халык дегустаторлары игътибарына 6 төр шоколад тәкъдим ителде. Дегустаторлар ике командага бүленеп, тәме, төсе, исе һәм консистенциясе ягыннан тәм-томны бәяләде.

Дегустация нәтиҗәләре буенча 2 шоколад үрнәге: «Красный Октябрь» ГАҖнең (Мәскәү ш.) «Аленка» сөтле шоколады һәм «ПОБЕДА» кондитер фабрикасы” ҖЧҖнең (Мәскәү ш.) «Кремлевские забавы» әче шоколады җиңде. Сүз уңаеннан, ике шоколадның да ГОСТ буенча эшләнүен әйтеп үтәргә кирәк.

Очрашу ахырында Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе чараны оештыручыга рәхмәт әйтеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International