Яңа ел бәйрәмнәре – гомуми күтәренкелек һәм, әлбәттә инде, яңа ел бүләкләрен сатып алу чоры якынлаша!
Шуңа күрә кибет яныннан тыныч кына узып китү дигән нәрсә онытыла: анда кереп, күңелгә хуш килгән әйберне киеп карыйсы килә. Бигрәк тә ташламалы бәя белешмәлекләре күзгә бәрелеп торганда! Соң, 50- 60- 70-процентлы ташлама белән сатылучы товардан кем йөз чөерсен ди!
Әйбәт бәядән товар сатып алганнан соң, кош тоткан кебек, сөенә-сөенә өйгә кайтып китәсең. Киеп карарга вакыт булмаганга да ис китми, кибет ябылганчы товарны эләктереп калуы мөһимрәк! Манекенда кием бик шәп күренә, үлчәме синекенә туры килә икән, нәрсәгә әле киеп карамаганга борчылып торырга!.. Тик менә өйгә кайткач, эләктермәсенең эләктермәвен, ягъни брак булуын күреп кенә кәеф кырылырга мөмкин. Хе, нәрсә эшләргә?
Гомумән, ташламалы бәядән сатып алынган товарны кибеткә кире кайтарып бирергә мөмкинме? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре мондый очракларда “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законны бәйнә-бәйнә аңлатырга һич иренми. Курыкмагыз, Закон сезнең якта, ягъни кулланучылар ягында!
Ташламалы бәядән сатылуына карамастан, сыйфатсыз булган очракта, теләсә кайсы товарны кире кайтарырга мөмкин.
Шуны истә тотыгыз: “распродажа”, коллекция алышыну сәбәпле яки башка төрле сәбәптән товарга (брак булып тормаган) ташлама билгеләнгән очракта, производство брагы ачыкланган икән, сатып алынган товарны башкасына алыштыру турында сатучыга таләп куюга тулы хокукыгыз бар. Ә менә брак булуы яки зыян китерелгән булуы сәбәпле товарга ташлама билгеләнеп, бу хакта сезгә алдан ук тиешле мәгълүмат ирештерелгән булса, бу очракта сезнең таләпләрегез урынсыз, нигезсез булачак. Шуңа күрә ташламалы яңа товар сатып алганнан соң анда ниндидер җитешсезлекне күрсәгез, кыю төстә кибеткә юл тотып, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясы нигезендә, сатып алу бәясен тиешенчә киметүне яки товарның тулы бәясен кире кайтаруны таләп итегез. Сатып алучы товарның үзләре кибетеннән сатып алынуына шикләнмәсен өчен барлык чекларны сакларга кирәк. Әмма чек югалтылган очракта да товар сатып алуыгызны күргән теләсә кайсы танышыгыз бу хәлгә шаһит булырга мөмкин. Шулай ук әлеге кибет лейблы белән товар артикулы һәм сез сатып алган әйбернең товар позициясе дә моны раслый ала.
Сатучы товардагы кимчелекнең сезнең гаеп белән килеп чыгуын расларга маташса, бәйсез экспертизага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Экспертиза оешмасы белгече кимчелекнең килеп чыгуын җитештерүче гаебе белән аңлатканда, экспертиза бәяләмәсен сатучыга тапшыру кирәк. Бу очракта сатучы товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтару гына түгел, бәлки әле экспертиза үткәрүгә бәйле барлык чыгымнарыгызны да капларга тиеш.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Сатып алганчы, товарны җентекләп карап-тикшереп чыгарга киңәш итәбез. Ә инде сыйфатсыз товарга тап булганда, кыю төстә үз хокукларыгызны якларга өндибез!
Кулланучылар хокукларын яклау белгечләре барыгызга да сыйфатлы товарларга гына юлыгуыгызны һәм күтәренке кәеф-рух тели!