Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яхшыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештырылды. Конкурс, массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау темасы мәсьәләләрен киңрәк яктыртуга җәлеп итү максатыннан чыгып, 2018 елның 27 июленнән 2018 елның 15 октябренә кадәр уздырылды.
Конкурсның төп бурычлары: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга үзләреннән саллы өлеш керткән журналистларның иҗади активлыгын хуплау; массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту ысулларын һәм формаларын камилләштерү; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарын агартуны үстерү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма”;
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)”;
“Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасында гражданнарның куллану белемнәрен үстерү буенча иң яхшы редакция”.
Конкурска республиканың төрле муниципаль районнар һәм шәһәрләреннән барлыгы 41 заявка тапшырылды; түбәндәге номинацияләрдә аерым авторлар, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре катнашты:
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма” – 16 заявка;
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)” – 16 заявка;
“Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасында гражданнарның куллану белемнәрен үстерү буенча иң яхшы редакция” – 9 заявка.
Хезмәтләр рус, шулай ук татар телләрендә тапшырылды.
Конкурс комиссиясе составына «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникцияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистлар кафедрасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татэкспертцентр» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре керде.
Жюри әгъзалары конкурска тапшырылган хезмәтләрне бәяләүдә түбәндәге критерийлардан файдаланды:
Конкурс тематикасын чагылдырган эчтәлек (0-10 балл);
сурәтләү алымнарын куллану (0 - 10 балл);
язмаларның һәм сюжетларның Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен тәрбияви һәм иҗтимагый әһәмияте (0 - 10 балл);
экспертлар белән эшләү һәм интерактивтан файдалану (0 - 10 балл);
материал идеясенең һәм аны бирү ысулларының үзенчәлеге (0 - 10 балл);
Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау турында материаллар сериясенең (ике һәм аннан күбрәк) булуы (0 - 10 балл).
Конкурс комиссиясе тапшырылган хезмәтләрне әлеге критерийләр нигезендә бәяләп, җиңүчеләрне билгеләде:
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма” номинациясендә: – Мозаффарова Эльвира Фирдүс кызы, “Шәһри Казан” редакциясе;
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)” – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – Түбән Кама яңалыклар хезмәте НТР-24»;
“Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасында гражданнарның куллану белемнәрен үстерү буенча иң яхшы редакция” – "Зеленодольская правда" газетасы редакциясе.
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алар дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
Монанн тыш жюри кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча конкурста катнашучы түбәндәгеләрнең хезмәтләрен билгеләп үтте:
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма” номинациясендә: – Шишкина Гөлнара Илдус кызы ("Нижнекамская правда" газетасы редакциясе) һәм Ибраһимова Роза Ринат кызы (Эксперт Татарстан") журналы;
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)” – Моратова Гөлшат Булат кызы («ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – "Арск-информ» «Арча» радиоканалы); Шәһабиева Гөлнара Рәсим кызы («Новый век» ТРК БОЛГАР радиосы);
“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)” номинациясендә – "Ваша газета" газетасы редакциясе” ҖЧҖ (Түбән Кама шәһәре, РТ) һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – “Маяк” газетасы. Бу катнашучылар грамоталар һәм кызыксындыру призлары белән бүләкләнәчәк.
Оештыручылар конкурста катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдереп, аларга алга таба уңышлар тели!