Дегустация үткәрү – мөмкин кадәр күбрәк кулланучыларны продукция төрләре, җитештерүчеләр белән таныштыру, шулай ук продукция сату күләмен арттыру мөмкинлеге ул.
Шуны истә тотып, 23 ноябрь көнне Чирмешән муниципаль районының “Кәрван Сарай” сәүдә үзәгендә “Татспиртпром” АҖ җитештергән хәмер продукциясен дегустацияләү узырылды. Хәмер продукциясе түбәндәге төрләргә: спиртлы эчемлекләргә (шул исәптән аракы), шәраб, җимеш шәрабе, ликер шәрабе, күбекле шәраб (шампан), шәраб эчемлекләре, сыра һәм сыра нигезендә җитештерелә торган эчемлекләргә бүленә. Кибетләрдә дегустация үткәрү сатып алучыларның игътибарын җәлеп итү өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Бу көнне кулланучыларга куе гәрәбә төсендәге, тәмләткечләр һәм төтен тәмен үз эченә алган татлырак эчемлек – «Your Choice Whisky» виские; бадьян, татлы тамыр тәмнәре, үләннәрнең әчкелтемрәк хуш исләре килеп торган йомшак десерт ликеры – «TUNDRA BITTER» һәм «VIGROSSO» ярымтатлы шәраб эчемлекләре тәкъдим ителде.
Дегустация эчемлекнең тышкы рәвешен, исен һәм тәмен бәяләүне күздә тота. Шуңа күрә теләсә кайсы дегустация иң элек продуктның тышкы “кыяфәтен” бәяләүдән башлана. Дегустация процессында искә дә зур игътибар бирелә: чөнки продуктның исе күп нәрсәләр турында сөйли. Ә инде соңыннан – тәмен тату. Берничә тамчысын гына татып карау да эчемлекнең тәмен, хуш исен тулысынча бәяләү мөмкинлеге бирә.
Дегустация барышында кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында тулы мәгълүматлар алуга да иреште әле.