Иске Корса авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 22 ноябрендә ТР Арча муниципаль районының Урта Корса авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм хәмер продукциясен сату буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров уздырды. Анда авыл халкы, авыл җирлеге белгечләре һәм Урта Корса авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Вафина катнашты.

Чарага җыелган халыкка алкогольле продукция сатуга, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны башкасына алыштыру һәм кире кайтаруга, товардагы (текстиль һәм трикотаж әйберләрдә, эрләнгән җептә һәм кул сәгатьләрендә) кимчелекләргә  бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. Мөрәҗәгать итүче гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законның аерым нигезләмәләре һәм товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Кабул итүдә 12 мәсьәлә буенча барлыгы 9 кешегә киңәш-табыш бирелде. Шулай ук алкогольле продукция сату өлкәсендәге сораулар да булды. Аралашу барышында суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

Күчмә чара барышында финанс хезмәтләре күрсәтү, элемтә хезмәтләре күрсәтү һәм товарларда (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар хокуклары турында белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International