Хезмәттәшләребезне бәйгедә җиңүләре белән котлыйбыз!

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре” дигән еллык конкурска йомгак ясалды. 2018 елда дәгъвачыларны сайлап алу бик киеренке төстә барды: министрлыклар һәм ведомстволардан 60 кеше 6 номинация буенча көч сынашты. Конкурста җиңүчеләр исемнәре 2018 елның 17 ноябрендә мәгълүм булды. Шулай итеп, бәйге йомгаклары буенча иң яхшы 12 дәүләт хезмәткәре Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кулыннан конкурс лауреатлары дипломнарын алу бәхетенә иреште. Җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре дә бар. Болар: Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты  Алинә Викторовна Насыйрова һәм Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Рифат Хәлим улы Сөнгатуллин.

Кадерле хезмәттәшләроебез! Югары дәрәҗәдәге бүләкләрегез белән сезне чын күңелдән котлыйбыз! Бу җиңүегез яңа үрләр яулауга этәргеч бирсен! Эшегез һәрвакыт канәгатьлек хисләре генә китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International