Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

2018 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды.

Көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә  – республикабызның сәүдә объектларында сатыла торган, кулланучыларны аеруча мөкиббән китергән вискиларга ябык дегустация үткәрү чыгарылды. Дегустациягә 10 виски үрнәге тәкъдим ителде. Шулар арасыннан – республикада җитештерелгән 1 үрнәк, Россиядә (Калининград өлкәсе, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе) җитештерелгән 3 үрнәк һәм чит илләрдә (Әрмәнстан, Шотландия) җитештерелгән 6 үрнәк.

Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сатудагы бәясе – 0,5 л сыешлы бер шешәсе өчен  400 – 700 сум.

Дегустация өчен үрнәкләр шәһәребезнең сәүдә челтәреннән сатып алынды.

Дегустация утырышында катнашучылар продукция үрнәкләрен югары бәяләде.

Дегустация комиссиясе әгъзаларының бәяләү нәтиҗәләре республикабызның сәүдә челтәрендә сыйфаты, шулай ук бәясе ягыннан да кулланучы ихтыяҗын канәгатьләндерердәй виски сатылуы турында сөйли.

Нәтиҗәдә «ПАССПОРТ СКОТЧ» (Шотландия), «ГЛЕН РИВЕРС» («Татспиртпром» АҖ филиалы – «VIGROSSO», Татарстан Республикасы) һәм «ВИЛЬЯМ ЛОУСОНС» («Георгиевский» ҖЧҖ, Россия) виски үрнәкләре иң югары балл җыйды.

 


п/п

Атамасы

Җитештерүчесе

Урыны

1

ВИЛЬЯМ ЛОУСОНС

 "Георгиевский" ҖЧҖ, Россия,
Мәскәү өлкәсе.

3

2

БЭЛЛС ОРИДЖИНАЛ

"Диаджео Скотланд Лимитед", Шотландия, Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлеге

6

3

СКОТЧ ТЕРЬЕР

 "Виноконьячный завод "Альянс-1892" ҖЧҖ, Россия, Калининград өлкәсе.

8

4

КЛИФФ АЛЛЕН

"Инвер Хаус Дистиллерс Лтд" (Inver House Distillers Ltd), Шотландия, Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлеге

9

5

ГЛЕН РИВЕРС

  "Татспиртпром" АҖ филиалы –  "VIGROSSO", Россия, Казан ш.

2

6

ЗАМОК ЛАМБРОН

 "Прошянский коньячный завод" ҖЧҖ, Республика Әрмәнстан

10

7

УАЙТ ХОРС

"Диаджео Скотланд Лимитед", Шотландия, Берләшкән Корольлек

4

8

ДЖОН КОРР СИНИЙ КИЛТ

 "Московский винно-коньячный завод "КиН" АҖ, Россия, Мәскәү ш.

5

9

КЛАН МАКГРЕГОР

Александр МакГрегор энд Кампани, Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлеге

7

10

ПАССПОРТ СКОТЧ

"Chivas Brothers Limited", Шотландия, Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлеге

1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International