Кайбер кулланучыларыбыз өчен “кара җомга”ның аянычлы нәтиҗәләре

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

“Кара җомга” көннәре тәмамланырга өлгермәде, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының “кайнар линия”се аша  кулланучыларның зар-интизарлары ишетелә дә башлады инде. Сораулар арасында брак товарларга, шулай ук үлчәме, габаритлары, төсе һәм комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан сыйфатлы товарларга кагылышлылары да бар. Бу сорауларга ачыклык кертү өчен без иң элек “распродажа” һәм “бәя төшерү” (уценка) кебек төшенчәләрне аңлатып үтәргә булдык.

Безнең һәркайсыбыз – кулланучы. Шуңа күрә “распродажа” ны да, товарларның бәясен төшереп сатуны да күргәнебез бар. “Распродажа” вакытында сатучыларның үзләре дә белмәстән яки башка сәбәпләр аркасында сатып алынган товарын кире кайтару буенча хокукларына карата сатып алучыны аптырашта калдыру очраклары ешая.

“Распродажа” юлы белән товарлар сатканда яки бәясен төшереп товарлар сатканда килеп чыгучы хокукый мөнәсәбәтләргә ачыклык кертү өчен иң элек бу процессларның асылына төшенү кирәк.

“Распродажа” билгеләмәсен түбәндәгечә формалаштырырга мөмкин:

«Распродажа» - нинди дә булса товарны арзанрак бәядән сату. Төрле категорияләрдәге товарларның бәясен киметүнең оештырылган процессы булып тора бу. Максаты – складларны һәм сәүдә мәйданчыкларын яңа товар кабул итү өчен бушату.

Бәя төшерү

Кагыйдә буларак, билгеле бер кимчелегеге булганда товарның бәясе төшереп сатыла. Бу очракта товарның кимчелекләре турында мәгълүмат кулланучыга тулы күләмендә җиткерелергә тиеш. “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19 гыйнвар, 1998 ел, № 55 РФ Хөкүмәте карарының 11 пункты нигезендә, сатучы сатып алырга ниятләгән товар кулланылышта булганда яки анда кимчелек (кимчелекләр) юкка чыгарылганда, сатып алучыга бу хакта мәгълүмат ирештерелергә тиеш.  Товардагы кимчелекләр турында сатучының  сатып алучыга телдән генә түгел, язмача да (товар ярлыгында, товар чегында яки башкача ысул белән) кисәтүе шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International