Аяк киемен сатып алу үзенчәлекләре

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Аяк киемен кибеттән дә, базардан да юнәтергә мөмкин анысы. Тик менә сайлап алу мөмкинлеге зур булганда, кулланучыга үзе өчен уңайлы, яхшы аяк киемен сайлап алу гына – бер дә җиңел эш түгел. Аяк киемен сайлап алуга бәйле дәгъвалар башка товарларга бәйле зар-интизарларга караганда күбрәк. Бу җәһәттән, сыйфатлы аяк киемен кайдан сатып алуы яхшырак: кибеттәнме, әллә базарданмы, дигән сорау туа. Без, үз чиратыбызда, бу  сорауга җавап йөзеннән, кулланучыларыбызга сатучысы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Аяк киемен сату үзенчәлекләре кагыйдәләрен үтәгән урыннан сатып алырга киңәш итәбез.

Сатучы тиеш:

-  аяк киеме салынган тартмадагы мәгълүматларның булу-булмавын барларга:

  • аяк киеме атамасы, җитештерүчесе һәм аның адресы,
  • өслеге һәм эчлегенең нинди материалдан эшләнүе,
  • моделе, артикулы, госты, төсе, үлчәме турында мәгълүматларның күрсәтелгән булу-булмавын.

- Аяк киемен төрләре, модельләре, үлчәмнәре буенча төркемнәргә берләштереп сатуга чыгарырга.

- Һәр аяк киеме үрнәгенә, аяк киеме атамасын, җитештерүчесен, материалын, бәясен күрсәтеп, бәя белешмәлеге урнаштырырга.

- Аяк киемен киеп карау шартлары белән тәэмин итәргә.

- Касса чегын бирергә.
- Товар атамасын, сатучысын, сату датасын, моделен һәм гарантия срогын, бәясен күрсәтеп, товар чегын бирергә.


Сатучының әнә шушы бурычларының барысын да үтәвенә инансагыз, сыйфат гарантиясе белән аяк киеме сатып алуга исәп тота аласыз.
Кулланучыга сезонлы аяк киемен сатып алу үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. Сезонлы аяк киеменең гарантия сроклары, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезендә, тиешле сезон башланган көннән исәпләнелә. Татарстан Республикасында, җирле климат шартлары исәпкә алынып, түбәндәге сезон сроклары билгеләнгән:

- кышкы – 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;
- язгы – 16 марттан 15 майга кадәр;
- җәйге – 16 майдан 31 августка кадәр;
- көзге  – 1 сентябрьдән  15 ноябрьгә кадәр.

Берникадәр вакыттан соң, гарантия срогы чорында, аяк киеменең табаны чатнаса, үкчәсе купса-сынса яки җитештерүче гаебе белән башка кимчелек килеп чыкса, кулланучыга нишләргә? Бу очракларда кулланучыга товар чегы ярдәмгә килә ала. Бушлай төзәтү яки сыйфатлы башка аяк киеменә алыштыру яисә түләнгән акчаны кире кайтару  таләбе белән, сатучыга претензия хаты язарга кирәк. Претензиянең бер нөсхәсен сатучыга тапшырырга, ә күчермәсенә сатучыдан гаризаны кабул итү датасын һәм имзасын куйдыртырга. Сатучы претензия хатын 10 көн эчендә карарга тиеш.

Сатып алынган аяк киемнәрегез уңышлы булып чыксын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International