Аксубай халкы «Сувар-Аксу» ҖЧҖнең «Сувар» кафесына бик яратып йөри. Биредә банкетлар, туйлар, мәрхүмне искә алу кичәләре үткәрергә, хуш исле кайнар чәй яки кофе эчеп хозурланырга, дус-ишләр белән бергәләшеп күңел ачарга, рәхәтләнеп биергә була. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече, Аксубай районы куллану базарында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законын бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу максатыннан, оешма вәкилләре белән очрашу үткәрде.
Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә мөнәсәбәтләр РФ Гражданлык кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1036 карары белән расланган Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре нигезендә җайга салына.
Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү – ашау-эчү һәм ял итү ягыннан кулланучы ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча предприятиеләр һәм эшмәкәр-гражданнар эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ә инде хезмәт күрсәтү культурасы – җәмәгать туклануы хезмәткәрләре эшчәнлеген бәяләүдә төп критерийләрнең берсе. Хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты кулланучыларның билгеләнгән яки күздә тотылган ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш. Кулланучының күрсәтелә торган хезмәтләр турында үз вакытында тулы, дөрес мәгълүмат алуы шарт. Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре нигезендә, эш бирүче кулланучыга хезмәт күрсәтү өчен алдан түләп куюны, аш-су сайлагач яки ашаганнан соң түләүне, түләүнең башка формаларын, шулай ук, хезмәт күрсәтү ысулына, төренә, эш башкаручының нинди аш-су өлкәсендә махсуслашуына һәм башка шартларга бәйле рәвештә, “тере” акча белән яки банк картасы белән түләүне тәкъдим итүгә хокуклы. Кулланучы күрсәтелә торган хезмәтләргә эш башкаручы белән килештерелгән срокта һәм тәртиптә түләргә бурычлы. Эш башкаручы күрсәтелгән хезмәтләргә исәп-хисап ясаганда кулланучыга күрсәтелгән хезмәт өчен түләгәнлекне раслаган документ (касса чегы, счет һ.б.) тапшыра. Эш башкаручы кулланучыга, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү белән беррәттән, түләүле башка хезмәтләр күрсәтүне дә тәкъдим итүгә хокуклы. Эш башкаручының кулланучы ризалыгыннан башка гына түләүле өстәмә хезмәтләр күрсәтүгә хакы юк.
Бу көнне «Сувар» кафесында «Белый Кремль» сыра кайнату заводы продукциясе белән дә танышырга мөмкин иде. Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтелгәндә сыраны бөкесен ачып кына сату мәҗбүри шарт булып тора. Моннан тыш хәзер закон нигезендә хәмер продукциясен җәмәгать туклануы пунктыннан алып чыгуның тыелуы турында белеп тору да бик мөһим. Аннан килеп, әлбәттә инде, Россиядә ашханәләрдә, кафе, бар, паб, рестораннарда һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүче башка урыннарда балигъ булмаганнарга хәмер сату тыелган.