Һәр очрашудан нәрсәдер белеп була! Әнә шундый девиз астында Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенә йөрүчеләр белән очрашуларны дәвам итәбез.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре инде менә күп еллар буе әлеге учреждение белән хезмәттәшлек итеп килә. Әйтергә кирәк, ял итүчеләр белән очрашулар һәрвакыт бик кызыклы уза. Мондый һәр очрашуда белгечләребез физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аңлаешлы телдә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” №2300-1 РФ Законын, “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте краарын аңлата, уен формасында кулланучы хокукларын бозуга китерү ихтималы булган хәлләрне тикшерә. Моннан тыш хезмәткәрләребез үзәккә йөрүчеләрнең куллану базарында үзләренең хокукларын бозуга кагылышлы сорауларына җаваплар бирә. Ә инде практик дәрестә претензия хаты проектын тутырырга өйрәтелә.
Агарту эшенең нәтиҗәләре дә бар! Моны ял итүчеләрнең дәресләрдә үзләштерелгән белемнәренең тормышта үз хокукларын яклау һәм гаделлеккә ирешүгә китергән очраклар турында бик теләп сөйләвеннән күрергә була.
Бу юлы да очрашуда катнашучыларның барчасына буклетлар, «Вестник. Потребитель Татарстана» газетасының 2018 елның 10 ноябрендә бастырып чыгарылган яңа саны таратылды, Чаллы территориаль органының “кайнар линия” телефоны (71-43-03) тагын бер кат искә төшерелде.