Чаллы шәһәрендә ведомствоара комиссия утырышы узды

2018 елның 30 ноябре, җомга

2018 елның 29 ноябрендә Чаллы шәһәрендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы  (алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә закон таләпләрен үтәү мәсьәләсе буенча) булып узды.

Комиссия эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.А.Кропотова, контрольлек һәм хокук саклау органнары, шәһәр прокуратурасы вәкилләре катнашты.

Шәһәрдә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буена контрольлек итү, хокук саклау органнары, шәһәр башкарма комитеты вәкилләренең берлектә эшләве җайга салыну билгеләп үтелде. 2018 елның 10 аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуның  263 очрагын ачыклады. Ачыкланган закон бозу очраклары буенча салынган штрафларның гомуми күләме 2464,1 мең сум тәшкил итә.

Гражданнарыбыздан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше буенча мөрәҗәгатьләр алыну дәвам итә. 2018 елның 10 аенда Чаллы шәһәре буенча 536 мөрәҗәгать керде. Тикшерелгән 499 хәбәр арасыннан 178ендә (яки 36%) бәян ителгән закон бозу очраклары расланды.  Хәбәрләрендә бәян ителгән хәлләр, чыннан да, расланган мөрәҗәгать итүчеләргә акча түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International