Дәүләт органнары белән гражданнар арасында мәгълүмат алышу зарурилыгы бик зур. Фәкать шул очракта гына килеп туган проблемаларны нәтиҗәле төстә хәл кылырга мөмкин. Мәгълүмат алышу мөмкинлеге бирүче иң әйбәт чараларның берсе – ул да булса “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итәргә һәм язарга кирәкме? Гомумән, бу система ничек эшли?
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апрелендә эшли башлады. Республикабыз шәһәрләрен, авыл, район, урамнарын төзекләндерү проблемалары турында мәгълүматлардан торган гражданнар хәбәрләрен урнаштыру һәм карап тикшерүне күздә тота ул. 2012 елның 1 июнендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында” № УП-408 Татарстан Республикасы Президенты Указы имзаланды. ТР “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасы әлеге Указ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.08.2012 ел, № 676 карары нигезендә җайга салына.
Мәгълүмат системасының төп максаты – гомуммөмкинлекле ресурста халыкны борчый торган проблемаларны күтәрү, шулай ук гражданнар тарафыннан дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәсен бәяләү механизмын булдыру. Тулаем алганда, “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасының төп максаты гражданнар проблемаларын хакимият органнарына җиткереп, аларны хәл кылуны онлайн режимда күзәтү мөмкинлеге тудырудан гыйбарәт.
ТР Дәүләт алоголь инспекциясенә килгәндә, бездә гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрне эшкәртү механизмы болайрак:
1. Шәһәр халкыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә алына торган мәгълүматлар тупланып, анализлана. Әлеге мәгълүматлар махсус электрон мәгълүмат бюллетенендә бастырыла.
2. Бюллетень тиешле ведомстволарга таратыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе шулай ук мондый мәгълүматларны актив төстә күзәтеп бара, тикшерә.
2018 елда Дәүләт алкоголь инспекциясенә “Халык контроле” системасы аша 1966 мөрәҗәгать керде, шулардан:
1. Алкогольле һәм (яки) спиртлы продукцияне сату кагыйдәләрен бозу турында – 1706 хәбәр, шуның 1423е тикшерелде, 84е – тикшерүне көтә;
2. Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү өлкәсендә – 260, шуның 74 инде тикшерелде, 101е – тикшерүгә планлаштырылган, 85 е– карап тикшерү стадиясендә. Нәкъ менә шушы стадиядә билгеле бер процессуаль чикләүләрнең барлыгын истә тотарга кирәк. Әмма тапшырылган һәр хәбәр контрольгә алына.
Заявка калдыру өчен “Халык контроле” бүлегенә кереп, Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү өлкәсендә закон бозу турында хәбәрне тапшыру кирәк. Закон бозу факты расланган очракта хәбәр калдыручыны акчалата бүләк көтә.
Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин: