Муниципаль берәмлекләрдә, расланылган графиклар нигезендә, Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссияләр утырышлары дәвам итә. Мондый утырышларның максаты – хәмерне ваклап сату базарындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга бәйле мәсьәләләрне оепратив төстә хәл кылу, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешенә юл куймау, әлеге мәсьәлә буенча ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру.
Азнакай районында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Шәмсетдинов рәислегендә чираттагы шундый утырыш үткәрелде. Утырыш эшендә, башкарма комитет вәкилләреннән тыш, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Азнакай муниципаль районы буенча бүлеге ОБЭП начальнигы, “Роспотребнадзор” ТР буенча (Татарстан) идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы бүлеге баш белгече, Азнакай районы үзәк хастаханәсе баш табибы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы һәм белгече, «Алкоторг» ҖЧҖнең сатулар буенча супервайзеры, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышта алкогольле продукция сату буенча планда каралган күрсәткечләрне үтәү эшен көчәйтү; яңа ел бәйрәмнәре алдыннан легаль булмаган продукцияне ачыклау ягыннан кисәтү эшен көчәйтү; “Алкоторг” ҖЧҖ вәкилләренең сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату белән шөгыльләнүче предприятиеләр һәм хосусый эшмәкәрләр белән берлектә эшләвенә ярдәм итү; Азнакай муниципаль районы җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә үзләренең предприятиесе территориясендә яңа ел бәйрәме чараларын һәм башка корпоратив чаралар оештырганда хәмердән агулану очрагында шәхсән җаваплылыкны исәпкә алу зарурилыгы турында карар ителде.